Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Күлмәгеңә синең тән җылың, тәмле исең һәм тамашачыларың мәхәббәте сеңгән»

Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китеп баруы безгә - тамашачыларына бик авыр булды. Ә якыннарына бу кайгыны кичерү ничек булганын бер Ходай гына белә. Фирүзә Ибәтуллина - Хәния Фәрхинең бердәнбер сеңлесе. Тәтешледә яши, өч бала анасы. Ул да, апасы кебек матур тавышлы, районда узган барлык чараларны алып бараучы. Ул язган хикәя,...

Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китеп баруы безгә - тамашачыларына бик авыр булды. Ә якыннарына бу кайгыны кичерү ничек булганын бер Ходай гына белә.

Фирүзә Ибәтуллина - Хәния Фәрхинең бердәнбер сеңлесе. Тәтешледә яши, өч бала анасы. Ул да, апасы кебек матур тавышлы, районда узган барлык чараларны алып бараучы. Ул язган хикәя, шигырьләренең саны бихисап. Фируза ханымның тавышы гына түгел, тышкы кыяфәте, буй-сыны да Хәния Фәрхигә охшаган. "Апам белән икебез дә киң күңелле кешеләр без. Мин әзрәк таләпчәнрәк, ә ул артык йомшак иде. Тормыш ничек бар - аны шулай кабул итәбез. Беркайчан да беркемне дә кире какмыйбыз. Бу сыйфатны кемдер уңай дияр, әмма бу тормышта бераз катырак булу да кирәктер", - дигән иде Фируза ханым кайчандыр интервью вакытында.

Фирүзә Ибәтуллина көн дә диярлек "В контакте" социаль челтәрендә, көндәлек битенә язып куйган кебек, уй-кичерешләрен язып калдыра.

"Апау, җаным! Нигәдер бүген бөтенләй авыр әле. Йөрәгемнең ярасы көннән-көн тирәнәя генә бара. "Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам", - дип, каршымда җырлап торасың төсле. Әмма йөрәккә боерып булмый. Сине сагынуым чикләрдән ашып бара.

Бүген бездә концерт, җырларга кирәк. Ә минем үксеп-үксеп елыйсым гына килеп тора. Көч-көдрәтеңне күкләрдән миңа җибәр әле, алтыным. Гаиләм өчен миңа көчле булырга кирәк. Ә син минем гаиләмне бик ярата идең. Хәтереңдәме, Илшатның (Фирирүзәнең тормыш иптәше) 45 яшенә "Син дөньяда яши дисәләр" җырын бүләк иткән идең?! Шуннан соң ул җыр безнең гаиләбезнең гимна әверелде".

"Татар җыры"на кайсы җырыңны сайладың, алтыным? Ел да миңа аны фестиваль алдыннан телефон аша җырлап күрсәтә идең. Анда киясе яңа күлмәгеңне фотога төшереп җибәрә идең. "Татар җыры" җиткән көннәрдә күңел синең шалтыратуыңны көтте..."
"Апау, апау, син яратып кия торган, асылташлардан гына торган, күз явын алырдай күлмәгеңне районыбыз музеена куерга алып кайткан идем. Синең яратканың - кызым Галиям киеп карады. Аңа да бик килешә, күлмәгеңне кигәч тагы да ныграк сиңа охшап китте. Күлмәгеңдә синең тән җылың, тәмле исең һәм тамашачыларың мәхәббәте сеңгән".

"Эх, алтыным минем! Бер генә сәгатькә кайтсаңчы, күз нурым, газизем минем. Син бит бик көчле идең! Нигә соң кайтмас җирләргә киттең син?"

"Белмисеңдер, син киткәннән бирле югалтуга ничек түзгәнемне!
Нигә һаман онытмыйсың диеп, өзгәннәрен минем үзәгемне!

Күрмиләр бит алар, синең белән мине бәйләп торган җепләр барын. Аңламыйлар, серләремне сөйләр башка кеше булмаячак тагын..."

shahrikazan.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Хәния Фәрхи сеңлесе Күлмәгеңә синең тән җылың тәмле исең тамашачыларың мәхәббәте сеңгән

2
X