Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Галимҗан Ибраһимовның унбишенче томында хатлар һәм документлар оригиналда биреләчәк

Унбишенче томга кертеләчәк әдипнең хатлары һәм документлары 2020 елда басылып чыгачак.

Классик язучы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның басылып чыгачак унбишенче томында әдипнең хатлары һәм документлары оригинал вариантта биреләчәк. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Бүгенге көндә Галимҗан Ибраһимовның шәхси хатларын эзләү эше дәвам итә. 2000 елда нәшер ителгән тугызынчы томдагы хатларның күбесе тәрҗемә вариантта, алар оригиналда бирелмәгән. Бу томлыкны төзүче Фатыйма Ибраһимова автобиографик документларны да тәрҗемәдә биргән. Ә чыганакта бу хатлар исә рус телендә. Без шушыларның барысын оригинал вариантта бастырабыз”, - диде Гөлнара Зәйниева.

“Галимҗан Ибраһимовның үз кулы белән язган протоколлары бар. Аларны да бу томга кертергә уйлыйбыз. Тугызынчы томда документларга сайланма рәвештә генә комментарийлар бирелгән. Аларга комментарийлар тулырак биреләчәк. Әдипнең Риза Фәхретдинов белән очрашу отчеты бар. Аны да бу томлыкка кертергә уйлыйбыз”, - дип белдерде өлкән фәнни хезмәткәр.

Унбишенче томга кертеләчәк әдипнең хатлары һәм документлары 2020 елда басылып чыгачак.

  • Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлык академик басмасын әзерли. Беренче биш томлык бүгенге көндә басылып чыккан. Калган ун томлык 2019-2020 еллларда басылып чыгачак.

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев