Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Фирдүс Тямаев TMTV премиясен тапшыру тантанасына ник килмәгән?

Әлеге сорау грандиоз тамашаны караган күп тамашачыда туды. Фирдүснең Инстаграмында да күпләр аның нигә килмәгәнен сорап язганнар. Җырчы андыйларга "Мәскәүдә идем" дип кенә җавап биргән. "Интертат.ру" электрон газетасы исә аның үзенә шалтыратып, әлеге мәсьләгә ачыклык кертергә булды. - Фирдүс, тамашачы сезнең TMTV премиясен тапшыру тантанасында булмавыгызга аптырый. Кайларда булдыгыз? -...

Әлеге сорау грандиоз тамашаны караган күп тамашачыда туды. Фирдүснең Инстаграмында да күпләр аның нигә килмәгәнен сорап язганнар. Җырчы андыйларга "Мәскәүдә идем" дип кенә җавап биргән. "Интертат.ру" электрон газетасы исә аның үзенә шалтыратып, әлеге мәсьләгә ачыклык кертергә булды.


- Фирдүс, тамашачы сезнең TMTV премиясен тапшыру тантанасында булмавыгызга аптырый. Кайларда булдыгыз?


- Бу тантанада катнашырга чакыруны "Барс Медиа" оешмасыннан көзлектә үк алсам да, килергә насыйп булмады. Якын дусларым Мәскәүгә үз бәйрәмнәрендә булуымны үтенделәр, - ди ул. - Берничек тә каршы килә алмадым, чөнки алар миңа авыр вакытларымда ярдәм иткән, икенче төрле итеп әйткәндә, ипи биргән кешеләр. Андый олы җанлы кешеләрне бервакытта да онытырга ярамый.


Сөйләшүебездә Фирдүс үзенең эстрададан китәргә теләге барлыгын да җиткерде. "Татар җыры"нда да бер генә ел катнашмадым, TMTV премиясен узган ел алдым, җитәр! Концертларымны да киметергә уйлыйм. Исемлектән берничә районны сызып атарга туры килде инде!" - дип белдерде ул. Моның сәбәпләре һәм җырчының алдагы планнары турында сайтыбызда соңрак укый алачаксыз.


Галия РАХМАН

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65686-firdүs-tyamaev-tmtv-premiyasen-tapshyiru-tantanasyina-nik-kilmәgәn?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined