Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эссе сукса, нишләргә?

Җәйге челлә вакытында баш авырту, хәл бетү, хәтта эссе сугу очраклары да еш күзәтелә. Мондый чакта, гадәттә, якында булган кешеләр дә югалып калырга мөмкин. Аеруча балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала. Бала организмы кызу температурага тизрәк бирешә. Кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакланырга, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген дә һәркем белеп бетерми.

Район үзәк хастаханәсе педиатры Анжела Богданова эсседән саклану турында мондый киңәшләр бирде:

- Кояш сугуның беренче билгеләре: тире кызара, нык итеп баш авырта, тән температурасы күтәрелә, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин, бала артык капризлана башлый, - ди Анжела Игоревна. - Боларның берсе генә дә балагызда күзәтелсә, өстеннән киемнәрен салдырырга кирәк, горизонталь рәвештә яткырырга, юеш салфетка белән бөтен тәнен сөртергә һәм әлбәттә 5-10 минут саен су эчерергә. Бу очракта  газсыз сулар кирәк: су, чәй, әчкелтнм компот, аз гына тозлы су эчерергә дә була. Әгәр дә бала аңын югалта икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга кирәк. Тән температурасы югары булган очракта парацетомол, ибупрофен, нурофен, цефекон Д бирергә ярый, ә менә аспирин, антипирин, анальгин, амидопирин һәм алар нигезендә ясалган дарулар кулланырга ярамый.

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен эссе көнәрдә балаларга да, өлкәннәргә дә аксыл төстәге, “тын ала” торган тукымалардан теккән киемгә өстенлек бирергә, яланбаш йөрмәскә һәм кояш астында озак тормаска, су күп эчәргә  кирәк. Эсседә майлы, тозлы, тиз бозыла торган ризыклардан баш тартырга. Балалар белән урамга кич яисә иртән, кояш бик үк кыздырмаган вакытта чыгарга тырышыгыз, дип киңәш итәләр табиблар.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X