Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Эштән кайтсам, хатыным зур улыбызны кыйнап канга батырып бетергән” [язмыш]

Күптән түгел Илһам белән Зиләнең аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит, Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның Зиләгә өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде.

Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер башбаштак, тотрыксыз холыклы Зилә белән бергә кушылуын берничек тә аңлап булмый иде. Туйны алар зурлап үткәрмәде. Никах укыттылар да загска барып язылышып кайттылар. Илһамның эшләгән урыныннан бер бүлмәле, аннан ике, балалары өчәү булгач, өч бүлмәле фатир бирделәр.

Танышларым Зиләнең кылык-лары турында сөйләштергәләп тордылар. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, ире белән юньле тормый икән, болай да начар булган холкы тагын да авырлашкан, кеше белән акырмый сөйләшә алмый, кинәт кенә ярсып китә, өянәк кебек башлана да тынычлана алмый, дип сөйләделәр. Аннан мин аларның дүртенче бәбиләре тууын ишеттем.

Аерылышуларын ишетер дә онытыр идем, Илһам белән эш буенча очрашырга туры килде. Сорашырга кыенсындым, беренче башлап сүзне үзе башлады. “Мин Зиләдән арыдым”, – диде ул. “Бер эштән кайтсам, зур улыбызны кыйнап канга батырып бетергән. Фатир тулы полиция, табиблар, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Улыбызның борыны сынган булып чыкты. Шуннан китте “разборкалар”, полиция юлын таптаулар. Балаларга кул күтәргәнен белә идем, күршеләр сөйләп торалар безнең фатирда ниләр булганын. Кызны чәченнән өстерәп йөртә, олы малайны типкәли… Әмма аның белән сөйләшү бөтенләй мөмкин түгел. Мин көне-төне эштәмен, кайтып саклап утыра алмыйм. Зилә кеше сөйләгәнне ишетми, үз туксаны туксан. Урамда, кибетләрдә талаш-ызгыш чыгара, кайда барса шунда әрләшә. Миңа шалтыратып зарлана башладылар.

Мин бит чиновник кеше, кеше алдында оят… Икенче баланы миңа әйтми генә тапты. Ярар, ике ир бала бер-берсенә иптәш булып үсәр инде, дип, килештем мин дә. Әмма минем белән киңәшләшми өченче, аннан дүртенче бала табуын аңлый алмыйм. Мине ташлап китмәсен дип таптыңмы аларны? Нигә мине алдап бала табасың? дидем. Ник әйткән көнемә төштем, бер атна балконда кунып йөрдем аннан. Ышанасыңмы, эштән чыккач өйгә кайтасым килми. Чөнки беләм: анда акырыш, бакырыш, елаш… Балаларны жәллим, кызганам, аеруча кечкенә кызымны сагынам. Шалтыратып: “Әти, сагындым, күрәсем килә”, – ди. Ничек тамагыңа төер тыгылмасын да, ничек йөрәгең әрнемәсен инде. Ни булганын аңлый алмыйм, зина кылганым булмады, көнләшергә сәбәп тә бирмәдем, кешеләр кебек интегеп ипотека түләп фатир сатып алмадык. Балалар ел саен диңгездә ял итә, Зиләне дә буш калдырганым юк.

Машина алып бирдем, теләгән җиренә бара, теләгән нәрсәсен сатып ала. Әмма Зилә үз алдына котыра, балаларга кыенлык китерә. Ана хокукыннан мәхрүм итеп, балаларны тартып алыр идем, аналарыннан башка яшәү аларга авыр булыр, димен. Ни дисәң дә, әнине беркем дә алыштыра алмый. Ул бит аларны якты дөньяга тудырган. Нишләргә дә белгән юк инде”…

Менә шундый сөйләшү булды безнең арада. Мин бу хәлләрне инде ничәнче ай уйлап йөрим. Ирдән узып бала табарга кирәк микән? Ирне бала белән генә бәйләп куеп булмый, мин моны яхшы беләм. Аларның иң беренче хатасы бергә яши башлаулары булгандыр…

Җәмилә НУРИСЛАМОВА, Өмет

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X