Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Элвин Грейның Азнакайдагы концерты өзелүнең ТӨП СӘБӘБЕ билгеле булды (ВИДЕО)

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

"Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшерделәр", – дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.  

Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклай өчен аны полицейскийлар тоткарлаган.

Элегрәк "Татар-информ" Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр иткән иде. 

matbugat.ru

Фото: фото предоставлено Элвином Греем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X