Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Электрон хезмәтләр популярлаша бара

Быел республика халкының электрон запрослардан, гаризалардан, түләүләрдән файдалану күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 48 процентка арткан. ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы видеобрифинг республикада көннән-көн киңрәк колач алучы "Ачык Татарстан" проектына багышланган иде. Чынлап та, Интернетның мөмкинлекләре чиксез. Гади гражданин да хәзер өеннән чыкмый гына баласының мәктәптә нинди билгеләргә...

Быел республика халкының электрон запрослардан, гаризалардан, түләүләрдән файдалану күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 48 процентка арткан.


ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы видеобрифинг республикада көннән-көн киңрәк колач алучы "Ачык Татарстан" проектына багышланган иде. Чынлап та, Интернетның мөмкинлекләре чиксез. Гади гражданин да хәзер өеннән чыкмый гына баласының мәктәптә нинди билгеләргә укуын, үзенең штрафлары күләмен, салымнар, коммуналь хезмәтләр, ипотека буенча бурычларын бик тиз белә ала.

Алай гына да түгел, үзеңне борчыган мәсьәләләр, тирә-юньдәге җитешсезлекләр турында Интернет аша "Халык контроле" сайтында чиновникларга дәгъва да белдерергә мөмкин. Һәм, иң мөһиме, заявка 10 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Моны булдыралмаган чиновникны административ җәза көтә.

"Халык контроле"ндәге мөрәҗәгатьләр, нигездә, юллар хәле, транспорт, экология мәсьәләләре белән бәйле. Дәгъва белдерергә теләүчеләр заявкаларын түбәндәге электрон адрес буенча калдырырга тиешләр: uslugi.tatar.ru сайты, "Халык конроле" бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Ачык Татарстан” проекты