Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими — Фәрит Мөхәммәтшин

Без авылның йөзе югалуын күрәбез, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе (Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстанның авыл җирлекләрендә 912,6 мең кеше яши. Авыл кечерәя, картая, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында. "Ел саен авылларда 80-90 мең...

Без авылның йөзе югалуын күрәбез, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе


(Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстанның авыл җирлекләрендә 912,6 мең кеше яши. Авыл кечерәя, картая, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында.

"Ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими. Бу Россия буенча күрсәткечләр. Әмма ул безне акламый һәм бизәми. Без авылның йөзе югалуын күрәбез. Бары авылларда гына без гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап кала алабыз. Казанга килеп югалалар: русы татарга өйләнә, чувашы керәшенгә өйләнә. Шулай буталып бетәбез дә, ана телен дә онытабыз", - ди Фәрит Мөхәммәтшин республиканың, Россиянең, авылларның гореф-гадәтләрдән гыйбарәт булуын ассызыклап.

Мәгълүмат:http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/03/134379/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл халык саны Мөхәммәтшин