Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә бер айда дүрт машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын дүрт машина йөртүченең эше тикшерелгән.

Әмир авылында яшәүче Айнур Хайбуллинны инспекторлар Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында көндезге сәгатьтә туктаталар. Ул “ВАЗ - 2107” автомобиле руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый хәләттә булуын алкотектор да күрсәтә.

Казанка авылы егете Рөстәм Моисеев “Хонда Цивик” автомобиленда иртәнгә сәгатьтә юлга чыга. Инспекторлар аны Шентала ягында туктаталар. Медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Моиссев суд утырышында үз гаебен таныган.

Район территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган Самара өлкәсе кешесе Алексей Петаев та автомобиль белән алкоголь кулланып идарә итәргә кыенсынмаган.

Суд утырышында шулай ук үз гаебен таныган Рунис Ялышев Чирмешәндә яши. Аны полиция хезмәткәрләре иртәнге сәгатьтә район үзәгендәге Юлчылар урамында туктаталар. Ул да аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Инспекторлар Ялышевны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның  - гаеплеләрнең дүртесен дә 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев