Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында кырда комбайн янган

Бу атнада Мордва Афонькәсе авылы янындагы кырда бөртек комбайны януы турында ГЛОНАСС системасы аша хәбәр алына. Авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны үзләре сүндереп өлгергәннәр.

Полициянең балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү инспекторы Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллануы һәм балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәве хакында хәбәр иткән.

Гомумән, 19-24 августта район полиция бүлегенең дежур частена 20 хәбәр кергән. Участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында өч юл-транспорт вакыйгасы булган, аларның берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы теркәлгән, машина йөртүче берәүгә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен закон каршында җавап  бирергә туры киләчәк.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев