Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1908 бала каникулга китә

28 октябрьдән район мәктәпләрендә көзге каникул башлана.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, барлыгы 1908  бала 10 көн ял итәчәк. Алар 7 ноябрьдә янә укырга барачак.
25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр белем йортларына юл автоинспекторлары ешрак килергә тиеш. Укучыларның ялы бәла-казасыз үтсен өчен, ДАИ хезмәткәрләре “Көзге каникул” операциясе кысаларында, балалар һәм ата-аналар белән юлда йөрү кагыйдәләре хакында сөйләшәчәк. Исегезгә төшерәбез, караңгы вакытта, бигрәк тә көзен, җәяүләп юлга чыкканда өс киеменә яктылык кайтаргыч тагу зарур. Машина йөртүчеләр дә каникул көннәрендә юлларда тагын да саграк йөрсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев