Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чумачкада салкынлык 40 градуска җиткән

Бүген иртәнге якта районыбыз авылларында терекөмеш баганасы уртача минус 35 градус күрсәтте. Шөкер, торак пунктларыбызда суыклар белән бәйле бәла-казалар юк. -Бу көннәрдә өшеп безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Суыктан зыян күрүчеләргә табиблар ярдәмгә итәргә һәрвакыт әзер,-ди район үзәк больницасы баш табибы Гайсә Сәгыйров. Җылы киенергә, кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмәскә. Спиртлы эчемлекләр...

Бүген иртәнге якта районыбыз авылларында терекөмеш баганасы уртача минус 35 градус күрсәтте. Шөкер, торак пунктларыбызда суыклар белән бәйле бәла-казалар юк.

-Бу көннәрдә өшеп безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Суыктан зыян күрүчеләргә табиблар ярдәмгә итәргә һәрвакыт әзер,-ди район үзәк больницасы баш табибы Гайсә Сәгыйров.
Җылы киенергә, кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмәскә. Спиртлы эчемлекләр эчеп җылынуның ялгыш фикер икәнлеген дә онытмаска. Салкыннар вакытында табиблар гадәттә шундый киңәшләр бирә.
Аяк-кулларны өшеткән очракта, аларны кар белән ышкырга ярамый, бу хәлне катлауландыра гына икән. Зыян күргән урыннарны җылы су белән, аз-азлап җылытсаң яхшы. Организмны кайнар чәй эчеп "эретү" дә файда бирә.
Районыбызның кайбер авылларына шалтыратып белешүебезчә, бүген иртән салкынлык уртача - 35 градуслар чамасы булган. Иске Котышта, Түбән Кармалкада термометр -36, Кармышта, Яшәүчедә 35-37 градус салкын күрсәткән.
-Төнге 12ләрдә бездә минус 40 иде,-ди Чумачка авылында яшәүче Гүзәл Хәлимова.
-Салкыннарда район үзәгенең халык телендә МСО йортлары дип йөртелүче йортларның берсендә суүткәргечне эретергә туры килде. Халык мәшгульлеге үзәге бинасы каршындагы базда су туңып алды,- ди район коммуналчылары җитәкчесе Рафик Хәйдаров.- Суыклар вакытында Иске Үтәмеш мәктәбенең җылылык казаны алмаштырылды. Югары Кәминкә мәктәбен, балалар бакчасын, мәдәният йортын җылытучы котельный казанының көпшәләре тыгылган иде. Аларны да тиз арада ремонтлап куйдык.
Коммуналчылар Чирмешәндәге үзәк котельныйдагы температураны 65-70 градуска күтәргәннәр. Гадәттә бу күрсәткечне 50-55 градуста тоталар. Соңгы көннәрдә газ яндыру аларда чама белән 15 процентка арткан.
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X