Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрнең зары игътибарсыз калмый

Сосновка авылында яшәүчеләрдән октябрь аенда "Халык контроле"нә хат кергән. Биредә яшәүчеләр Интернетның начар эшләвенә зар белдерә. Хат буенча урынга барып тикшергәннәр, факт расланмаган. "Халык контроле" порталы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 129 хат кергән, алар игътибарсыз калмаган. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә халык юллар начар булу, яктырткычлар җитмәү хакында зарланып язалар. Больницада...

Сосновка авылында яшәүчеләрдән октябрь аенда "Халык контроле"нә хат кергән. Биредә яшәүчеләр Интернетның начар эшләвенә зар белдерә. Хат буенча урынга барып тикшергәннәр, факт расланмаган.

"Халык контроле" порталы эшли башлаганнан бирле, анда безнең районнан 129 хат кергән, алар игътибарсыз калмаган. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә халык юллар начар булу, яктырткычлар җитмәү хакында зарланып язалар. Больницада хезмәт күрсәтүгә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар.
"Халык контроле" порталына авыл хуҗалыгы, экстремизм, коррупция, алкоголь әйләнеше, санитар чисталык темаларына, сезне борчыган башка мәсьәләләр уңаеннан да хат-хәбәр юлларга мөмкин. Алар тиешле органнар, министрлыклар, ведомствалар, җитәкчеләр тарафыннан игътибарсыз калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Интернет халык контроле