Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрнең ун соравына – ун җавап

2021 елның апрель аенда Бөтенроссия күләмендә халык санын алу үткәрү планлаштырыла. Районда сан алу буенча вәкаләтле вәкил Гөлфия Әхәт кызы Гыймрановадан әлеге уңайдан ун сорауга ун җавап алдык.

-Халык санын алу нигә кирәк?

-Кемдер, 2010 елдагы халык исәбен алу булды бит инде, шул гына ярамыймы да дияр. Юк шул: соңгы елларда картина нык үзгәрде,  шуның өчен мәгълүматларны яңарту, актуальләштерү зарур. Инде алай булса, паспорт мәгълүматлары, салым инспекциясендә һәм башка урыннарда мәгълүматларыбыз бар, диючеләр дә табылыр. Әмма алар да тулы түгел.  Әйтик, кемдер прописка буенча бер адрес буенча теркәлгән, ә фактта яшәве башка урында. Сайлаучылар исемлеген алсак, анда 14 яшьтән  яшьрәк балалар кермәгән. Белем алу яки ана телендә белем алу  күрсәткечләре дә юк.

Кыскасы, сан алу  - бик мөһим процедура. Белгечләр әйтүенчә,  ул илнең халык тормышы хакында төгәл мәгълүмат алу, дәүләтнең  демографик һәм социаль программаларын, сәламәтлеккә, белем бирүгә һәм башка өлкәләргә кагылышлы  милли проектларны эшләү өчен кирәк.

-Бездән нәрсә сораячаклар ?

-Халык санын алуның исәп алу  кәгазе сораулары һәр сан алуда кабатлана, бу болай гына түгел, тормышыбызны нәкъ шул күрсәткечләр буена чагыштыру зарур. Халык санын алу  темалары  федераль законда язылган: кешенең яше, гаилә хәле, белеме, балалары саны, милләте, телләр белүе, яшәү урыны, торак хәле, биналарның төзекләндерелеше, мәшгульлеге,  миграция, Керем алу чыганаклары.

-Минем мәгълүматлар кемгә кирәк икән соң?

-Сан алу нәтиҗәләрен эшкәрткәндә конкрет кешенең мәгълүматлары  халыкка чыгарылмый, җаваплар гомумиләштерелә. Аерым кешенең җаваплары аноним. Сезнең мәгълүматлар  закон тарафыннан  саклана  һәм беркемнең дә аларны таратырга хокукы юк.

-Яшь чикләве каралганмы?

-Илдәге барлык яшьтәге халыкның исәбе алыначак. 14 яшьтән башлап, кеше сан алучының сорауларына үзе җавап бирә ала. Ә шуннан кечерәк балалар өчен әти-әниләре җавап бирә.

-Документ кирәкме?

-Халык санын алганда халыктан бернинди документ сорамаячаклар, барлык мәгълүматлар җавап бирүченең сүзләреннән чыгып языла.

-Кеше сан алучыны өенә яки квартирасына кертергә теләмәсә?!

-Кертергә теләми икән – кертми,  ул сан алучы белән подъездда яки ишегалдында, безнеңчә, мишәрчә әйткәндә, йортта аралаша ала. Инде анысына да риза булмаса,  стационар сан алу участогына килергә мөмкин.

-Халык саны алуда катнашмаган өчен җаваплылык нинди?

-Закон нигезендә,  Бөтенроссия халык санын алуда  катнашу  кешенең һәм гражданинның  иҗтимагый бурычы булып тора. Әмма сан алудан  баш тарткан кешегә карата бернинди дә санкцияләр каралмаган. Дөрес, кайбер илләрдә моның өчен  саллы штрафлар түләтергә мөмкиннәр. Төркиядә, әйтик, сан алу көнендә өйдән чыгу тыела. Алар сан алучыны көтәргә тиеш. Кайбер илләрдә бу көнне  кибетләр, рестораннар,  хезмәт күрсәтү предприятиеләре ябыла икән. Россиядә исә  төп аргумент – кешенең үзен шушы җәмгыятьнең бер өлеше итеп тануы һәм аның турында мәгълүматның җәмгыять өчен кирәклеген аңлавы.

-Гаилә хәлем турында әйтәсем килмәсә?

-Беләсезме, сез биргән мәгълүмат статистик максатлар өчен кирәк. Росстатны конкрет сез түгел, гомуми картина кызыксындыра. Кешеләр ничек яши? Гаилә хәлегез турында сан алучыга әйтүнең сезгә бернинди зыяны юк.

-Керем чыганакларны да әйтәсем килми әле.

-Сан алу бланкларында  сезнең керемегезнең  күләме түгел,  ә бары яшәү чыганагы кына сорала. Гомумиләштерелгән әлеге мәгълүматлар  халыкның икътисади структурасы картинасын күзалларга мөмкинлек бирә.

-Җавап бирүченең дөрес җавап биргәнлеген кайдан белеп була?

-Дөньядагы сан алудагы  принцип – халыкка ышану. Сезнең дөрес сөйләгәнегезне дәлилләүче документ соралмаячак. Һәм сан алучы мәгълүматларны сезнең сүзләрдән генә язып алачак. Теләсә нәрсә сөйләп мөгез чыгарырга яратучы шаяручылар, гадәттә, күп булмый, һәм аларның  җавабы сан алуның гомуми нәтиҗәләренә йогынты ясамый. Шунысын да әйтү мөһим,  гражданнарга, сан алу вакытында ялган мәгълүмат биргән өчен  җаваплылык каралмаган. Җаваплар сезнең сүздән языла. Әйтәм бит, сан алучыга сезнең сөйләгәннәрегезне дәлилләүче  документлар бирү кирәкми.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев