Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр - Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты ияләре

Хезмәткә - хөрмәт

Татарстан Республикасы инвалидларын социаль тернәкләндерү Һәм берләштерү эшенә зур өлеш керткәне, “Татарстан Республикасының инвалидлар җәмгыяте” – “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы” оешуга 30 ел тулу уңаеннан, инвалидларның район оешмасы рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы Талипова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Үзәк идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “АК БАРС” БАНК акционерлык җәмгыяте “Чирмешән” өстәмә офисының сату офисы җитәкчесе Диләрә Сәхибетдин кызы Мәгъсүмова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен , “АК БАРС” БАНК акционерлык җәмгыятенең 25 еллыгы уңаеннан, касса мөдире вазифаларын башкаручы Исламия Зәйнулла кызы Вәлиуллинага һәм клиентларга хезмәт күрсәтү белгече Лариса Борисовна Митрюхинага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту эшенә өлеш керткәннәре, аларны җәмгыятькә берләштергәннәре   һәм  инвалидлар оешмасына 30 ел тулу уңаеннан, Виталий Анатольевич Никонов һәм Шамил Яхья улы Сөнчәләев “Татар республика оешмасы” Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев