Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә үз эшен башлаучылар да, яңа һөнәр үзләштерүчеләр дә бар

Район мәшгульлек үзәгендә 145 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта үзәк 51 вакансия дә тәкъдим итә. Райондагы оешмаларга бухгалтерлар, кассирлар, сатучылар, пешекчеләр, операторлар, тракторчылар, төрле эш башкаручылар да кирәк. 2013 ел дәвамында район мәшгульлек үзәгенә 1148 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу райондашларыбызның 466сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм...

Район мәшгульлек үзәгендә 145 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта үзәк 51 вакансия дә тәкъдим итә.


Райондагы оешмаларга бухгалтерлар, кассирлар, сатучылар, пешекчеләр, операторлар, тракторчылар, төрле эш башкаручылар да кирәк.

2013 ел дәвамында район мәшгульлек үзәгенә 1148 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу райондашларыбызның 466сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм эшсез дип табылган 326 кешегә пособие түләнгән. Аларның 20се кыскартылу сәбәпле эшсез калган булган.

Ел дәвамында 122 яшүсмер дә үзәк аша вакытлыча эш тапкан. 57 эшсез үзәк ярдәме белән яңа һөнәр үзләштергән.

Үткән елда да мәшгульлек үзәге эшсезләргә шәхси эш башларга ярдәм иткән. Тугыз райондашыбыз үзәк аша бирелүче субсидия хисабына эш башлап җибәргән.

2013 елдан субсидия күләме ике тапкыр арткан, хәзер ул 117 мең 600 сум тәшкил итә.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, 2014 елда да шул чама эшсезгә шәхси эшен башларга мөмкинлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан эшмәкәр