Эшмәкәр тег белән яңалыклар
-
Чирмешән эшмәкәрләре белем алалар
Май аенда Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә старт алган "Бизнес-класс" программасы буенча укулар тәмамлана. Әлеге проектның төп максаты - Татарстанда эшмәкәр булган һәм булырга теләүче кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү. Безнең районга 42 кешене укыту бурычы куела, теләүчеләр аннан да күбрәк булган (44). -"Бизнес-класс" программасы буенча укыту теләүчеләр өчен...
-
Чирмешәнлеләрне төп башына утыртканнар
Хәзер газеталарда, гомумән мәгълүмат чараларында реклама бик күп - халыкка нинди генә хезмәтләр тәкъдим ителми, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма барына да ышанырга ярамый икән. Әле апрель аенда гына Чумачкада һәм Иске Элмәледәге ике кеше алдакчы "кармагына" эләгә. Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәр хуҗалар белән торак йортка ремонт ясау, бизәкләү...
-
Чирмешәнле алты эшмәкәрне чит илгә чыгармыйлар
Пенсия фондының район идарәсендә шәхси эшен башлап җибәргән 304 иминиятләнүче исәпләнә. Аларга 31 декабрьгә кадәр агымдагы ел өчен иминият кертемнәрен түләп бетерергә кирәк. Кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, фермер хуҗалыклары да эш башлаучы буларак теркәлә. -180-190 эшмәкәр иминият кертемнәрен түләп бара. Ә 74 эшмәкәрнең бурычы 1 миллион 500 мең сумга ук...
-
Чирмешән эшсезләрен укыталар
Район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучылар киләсе елда да өстәмә һөнәр үзләштерә алачак. Шундый 30 кешегә үзләре теләгән һөнәр буенча курсларда уку мөмкинлеге тудырыла. Агымдагы елның 11 аенда да 29 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Бу райондашларыбыз аш пешерүче, смета эше, газ котельныйлары операторы һәм башка һөнәрләргә укыган. -Эшсез калгач...
-
Яшүсмерләргә дә эш бар
Бу айда эшкә урнашучыларның күпчелеге (егетләр) "Чирмешәнурман" оешмасы питомнигында хезмәт куя. Коммуналь төзелеш предприятиесендә эшләүче кызлар да бар. Каникул дәвамында укучылар әле тагын үзәк аша эшкә урнаша ала. Эшләүче яшүсмерләргә оешма түләгән хезмәт хакына өстәп, мәшгульлек үзәге тагын 1275 сум матди ярдәм дә күчерә.
-
Чирмешәндә үз эшен башлаучылар да, яңа һөнәр үзләштерүчеләр дә бар
Район мәшгульлек үзәгендә 145 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта үзәк 51 вакансия дә тәкъдим итә. Райондагы оешмаларга бухгалтерлар, кассирлар, сатучылар, пешекчеләр, операторлар, тракторчылар, төрле эш башкаручылар да кирәк. 2013 ел дәвамында район мәшгульлек үзәгенә 1148 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу райондашларыбызның 466сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм...
-
Чирмешәндә халыкны эшле итү юлларын эзлиләр
Бүген районда 368 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 200гә якыны - шәхси эшмәкәрләр. Шушы көннәрдә район хакимиятендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, агентлыкның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә Чирмешәндә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш юллары турында сүз барды. -Сезгә килүебезнең...
-
Эшмәкәрләр ялсыз эшли
Шәхси эш башлау тәвәккәллек һәм үҗәтлек сорый. Лашман авылыннан Рифкать Талиповта бу сыйфатлар җитәрлек. Рифкать агымдагы елның апрель аенда Лашмандагы элеккеге янгын сүндерү депосы урнашкан бинада автосервис ачып җибәрә. Мондый зур эш башларга аңа дәүләтебез ярдәм иткән. Рифкать район мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидиядән файдалана, үзен генә түгел, тагын 3...