Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз мошенниклар "кармагына" эләгә язган

Алдакчылар кармагына эләгү бик җиңел икән, үземне чак кына төп башына утыртмадылар. Әллә гипнозлыйлар, әллә акчаңны югалтудан куркып барын да сөйлисең, барлык сорауларга да җавап бирәсең икән ул. Телефоныма "онлайн түләү бара" дигән SMS хәбәр килде, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән, түләүсез бердәм номер кебек. Эштәге кызларга шундый хәбәр...

Алдакчылар кармагына эләгү бик җиңел икән, үземне чак кына төп башына утыртмадылар.

Әллә гипнозлыйлар, әллә акчаңны югалтудан куркып барын да сөйлисең, барлык сорауларга да җавап бирәсең икән ул.
Телефоныма "онлайн түләү бара" дигән SMS хәбәр килде, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән, түләүсез бердәм номер кебек. Эштәге кызларга шундый хәбәр килде дигәч, шалтыратып карарга киңәш бирделәр. Линиянең теге ягыннан миңа бер ир-ат җавап бирде. Мәгълүматлар сораша, ә мин, гипнозланган сыман, барысын да сөйлим, җавап бирәм.
-Хәзер сезгә банкоматка барырга, карточкагызны активлаштырырга кирәк, - ди "оператор". -Банкомат янына баргач кабат шул номерны җыегыз, оператор сезгә консультация бирер.
Мин инде банкоматка ук барырга җыендым, кызлар гына, аларга рәхмәт, туктатып калды. Банкоматка барып карточканы эшкә кушкан булсам, билгеле, акчасыз кала идем.
Сак булыгыз.
Гөлсинә.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы СМС мошенниклар