Чирмешәндә суүткәргечләрне яңарталар
Бу көннәрдә район үзәгендәге кайбер урамнардагы үткәргечләрдә су бетеп торырга мөмкин. Бу - яңа су торбалары тарту белән бәйле. Совет, Гагарин, Нагорная, Карл Маркс, Шешминская урамнарында, барлыгы 2 километр да 300 метр озынлыкта су челтәрләре яңартыла. Әлеге эшләрне республиканың "Чиста су" программасы нигезендә башкаралар. -Торбаларны тоташтырганда су белән өзеклекләр булырга...
Бу көннәрдә район үзәгендәге кайбер урамнардагы үткәргечләрдә су бетеп торырга мөмкин. Бу - яңа су торбалары тарту белән бәйле.
Совет, Гагарин, Нагорная, Карл Маркс, Шешминская урамнарында, барлыгы 2 километр да 300 метр озынлыкта су челтәрләре яңартыла. Әлеге эшләрне республиканың "Чиста су" программасы нигезендә башкаралар.
-Торбаларны тоташтырганда су белән өзеклекләр булырга мөмкин, шуңа күрә бу чорда халыкка бераз түзәргә туры киләчәк, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Михаил Арютин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев