Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән якташлар җәмгыяте Казанда очрашу уздыра

Очрашу барышында халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китап та тәкъдим ителәчәк. (Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 28 октябрьдә 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Чирмешән якташлар җәмгыятенең очрашуы була. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы директоры, Чирмешән якташлыгының җитәкчесе Раушания...

Очрашу барышында халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китап та тәкъдим ителәчәк.


(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 28 октябрьдә 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Чирмешән якташлар җәмгыятенең очрашуы була. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы директоры, Чирмешән якташлыгының җитәкчесе Раушания Сәүбәнова хәбәр итә.

"Якташлар очрашуы барышында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе дә була, - ди Раушания Сәүбәнова. - Мәгълүм булганча, татар сәхнәсендә озак еллар төрледән төрле образлар тудырган Наил Шәйхетдинов Чирмешәннең Лашман авылы егете иде. Якташлары аның турындагы истәлекләр китабы әзерләде. "Мин сәхнәдә - рухани" дип аталган басманы журналист, шулай ук Чирмешән районының Кара Чишмә авылы егете Илдар Кыямов туплады. Иҗади кичә Чирмешән районы хакимияте белән берлектә узачак. Районнан да мөхтәрәм кунаклар киләчәк, шулай ук Казан һәм башка шәһәрләрдә гомер итүче якташларыбызны бәйрәмгә чакырабыз".

Бәйрәм кичәсендә Чирмешән суыннан кайнатылган чәй өстәлләре дә әзерләнәчәк. Быел якташлык җәмгыяте оешуга - 25 ел. Чирмешәннәр иң беренчеләрдән булып җәмгыять оештыруга иреште.

"Төрле өлкәләрдә эшләүче, уңышка ирешкән, дан казанган җирдәшләр бар бит, менә шуларны бер күрештереп алу иде максатыбыз. Кендек каны тамган җир һәммәбезгә газиз. "Туган ягы кирәк кешегә", - дип язган бит Фәнис Яруллин. Ул мең кат хаклы. Кичә барышында район тарихын, бүгенге көнен яктырткан фильм да күрсәтелер дип көтелә. Наил абый катнашкан спекатакльләрнең видеолары, шулай ук аның кызы белән сәхнәдәшләре башкаруындагы төрле өзекләр дә тәкъдим ителәчәк", - диде Раушания Сәүбәнова.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстан якташлар