Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында битлек режимын бозучыларга карата 458 беркетмә төзелгән

Коронавирус белән бәйле кертелгән битлек режимын бозучыларга карата районда 458 административ беркетмә төзелгән. Шуларның 377се суд аша узган.

-Кагыйдә бозучыларга карата таләпләр кырыс, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Хәлил Шарапов. – Җәмәгать урыннарында битлек режимын бозучы гражданнарга, хәлнең торышына карап, кисәтү ясалырга, яки 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазифаи затларга штраф 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Һәр көнне 4-6 полиция хезмәткәре җәмәгать урыннарында битлек режимы үтәлешен тикшерә. Алар күбрәк сәүдә нокталарында булалар, шулай ук эш урыннарында битлек режимын бозган хезмәткәрләргә һәм җитәкчеләргә карата да беркетмәләр төзиләр. ТР Президенты боерыгы нигезендә, полиция хезмәткәрләреннән тыш, бу юнәлештә, районда тагын 4 төркем эшли. Экологлар, дәүләт алкоголь инспекциясе, дәүләт техник күзәтчелеге һәм Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре дә кагыйдә бозучыларга җәза бирергә - беркетмә төзергә хокуклы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев