Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында су буйларын чистарттылар

2016нчы - Су саклау зоналары елы кысаларында республикада 13 июльдән 23 июльгә кадәр "Чиста яр" акциясе үтте. Бу ункөнлектә авыл җирлекләре актив катнашкан, су буйларында тәртип булдырганнар. Әлеге акцияләр барган көннәрдә Лашман авылында өмә оештырып, Сөлчә елгасы яры, буа буе җыештырылган. Бу эштә мәктәп укучылары, авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр актив...

2016нчы - Су саклау зоналары елы кысаларында республикада 13 июльдән 23 июльгә кадәр "Чиста яр" акциясе үтте.

Бу ункөнлектә авыл җирлекләре актив катнашкан, су буйларында тәртип булдырганнар.
Әлеге акцияләр барган көннәрдә Лашман авылында өмә оештырып, Сөлчә елгасы яры, буа буе җыештырылган. Бу эштә мәктәп укучылары, авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр актив катнашкан. Укучылар яр буйларындагы чүп-чарны җыеп алган, ә өлкәннәр чүп үләннәреннән арындырган. Мәчет картлары да акциядән читтә калмаган, мәчет тирәсен, буа ярын чистартуда катнашканнар.
-Авыл эчендәге "Калай чишмә"не даими карап торабыз, чүп үләннәрен чабуда авыл яшьләре дә катнаша, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Тәмле сулы бу чишмәгә халык еш килә.
Чирмешәндә дә Чирмешән елгасы ярын чүп-чардан, чүп үләннәреннән арындырганнар, яр буенда үскән куакларны кискәннәр. Бу эш район үзәгендәге оешмаларда эшләүчеләр көче белән башкарылган.
-Район үзәгендәге чишмәләр тирәсендә гел тәртип һәм чисталык, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Алар мәктәпләргә беркетелгән.
Яңа Элмәле авыл җирлеге халкы да акциягә кушылган. Авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар Элмәле буасы тирәсендәге чүп үләннәрен чапканнар. Буаның хуҗасы яр буйларында чүп-чар тотмый, авыл халкы да булышкач, аның тирәсе тагын да матурланган.
Туймәт буасына балык тотарга тирә-күрше авыллардан да киләләр, кеше күп җирдә чүп-чар да кала. Туймәт авылының бюджет хезмәткәрләре су буенда тәртип урнаштырган. Буа тирәсеннән байтак чүп җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы су саклау зоналары елы