Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы сулыкларында 14 кеше батып үлгән

1 июньдә коену сезоны башлана гына, ә инде республика сулыкларында май аенда 5 кешенең гомере өзелгән дә. Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге...

1 июньдә коену сезоны башлана гына, ә инде республика сулыкларында май аенда 5 кешенең гомере өзелгән дә.

Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге коену сезоны башланганчы һәм тәмамланганнан соң артуы күзәтелә. ТР Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең видеоконференция режимында, Министрлар Кабинетында үткән утырышында сүз шул хакта барды.
Республикада 179 су коену урыны бар, тик аларның 37се генә җиһазландырылган, ягъни ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Безнең районда 30лап сулык бар, ләкин аларның берсе дә коену һәм ял өчен җиһазландырылмаган. Шуның өчен бу сулыклар янына кисәтүче аншлаглар куелырга тиеш. Бу эш авыл җирлекләре Советларына йөкләнә.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы сигез елда район сулыкларында 14 кеше батып үлгән. Шуларның 6сы 2007 елда бәхетсезлек очрагына юлыккан, берсе - бала. 2008, 2010, 2012 елларда район сулыкларында бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. 2009 елда - 1, 2011дә - 3, 2013 һәм 2014 елларда 2шәр кеше батып үлгән.
Сулыкларда бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен һәркем су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Таныш булмаган урыннарда, ялгыз һәм шулай ук аек булмаган хәлдә суга кермәскә кирәк. Су коену өчен иң кулай вакыт - иртә һәм кич. Чөнки бу вакытта кояш сугу куркынычы аз. Кояш астында озак кызынганнан соң да кисәк кенә суга керергә ярамый. Ялларыгыз күңелсез тәмамланмасын өчен, бу кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы батып үлгән коену