Чирмешән поликлиникасы бәйрәм көннәрендә дә эшли
Белеп торыгыз

Чирмешән поликлиникасы бәйрәм көннәрендә дә эшли

Яңа ел бәйрәмнәрендә кемдер ял итсә, кемнәргәдер кайбер көннәрдә эшләргә дә туры киләчәк. Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 3, 6 гыйнвар көннәрендә авыруларны врачлар кабул итәчәк. Башка көннәрдә беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ булган очракта кабул итү бүлегенә (приемный покой) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексының да 2 гыйнвардан...

Яңа ел бәйрәмнәрендә кемдер ял итсә, кемнәргәдер кайбер көннәрдә эшләргә дә туры киләчәк.

Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 3, 6 гыйнвар көннәрендә авыруларны врачлар кабул итәчәк. Башка көннәрдә беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ булган очракта кабул итү бүлегенә (приемный покой) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексының да 2 гыйнвардан (7 гыйнвар - ял) ишекләре ачык була. Комплекска бассейнда иртәнге сәгать 10нан кичке 9га кадәр коенырга килергә мөмкин.
"Юбилейный" боз сарае исә 1 гыйнвардан ук эшли башлаячак. Тик биредә көн саен диярлек хоккей командаларының өйрәнүләре уза, шуңа күрә бозда кайчан шуып буласын 2-58-12 телефоны буенча белешергә кирәк.

Чирмешән районы боз сарае поликлиника

Нет комментариев