Кибетләрдәге төрле акцияләр вакытында товарларның арзан бәядән сатылуы хакында киштәләрдә сары төстәге бәяләр күрсәткече (ценниклар) куелган була. Тик кайвакыт кассада бәянең югарырак булуы беленә. Мондый хәлдә үзеңне ничек якларга? Кайсы бәядән түләргә?
Миләүшә.
Әлеге сорауга Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы контроль-ревизия бүлеге белгеч-эксперты Лилия Мортазина болай дип җавап бирде:
-"Кулланучылар...

-"Кулланучылар хокукларын яклау" турындагы законның 10 маддәсендәге 1нче пунктта болай язылган: "Җитештерүче (башкаручы, сатучы), дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, кулланучыга товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында вакытында кирәкле һәм мөһим мәгълүматны бирергә тиеш". 2нче пункт товарның бәясе сумнарда - рубльдә күрсәтелүе әлеге мәгълүматның аерылмас өлеше булуын өсти.
Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында оферта, ягъни документлаштырылган тәкъдим төшенчәсе бар. Кибетләрдәге сары төстәге бәяләр күрсәткече - ценниклар ачык оферта (публичная оферта) дип атала һәм сатучы товарны офертада, ягъни ценникта күрсәтелгән бәя белән тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр дә инде бәхәсле хәл килеп чыга икән, сәүдә ноктасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәлилләү өчен бәяләр күрсәткечен фотосурәткә төшерергә дә мөмкин.
Нет комментариев