Чирмешәннән Абзалов Илнар Ибраһим улының югалуы хакында хәбәр иткән идек. Әнисе Халисә апа, инде аптыраганнан, күрәзәчеләргә дә барган: исән, табылыр, дигәннәр.
Тик, кызганыч, 3 январь көнне Түбән Кама районының Тоба авылыннан Чирмешәнгә дип чыгып киткән 37 яшьлек ир-ат хакында әлегә бернинди хәбәр дә юк. Якыннары әйтүенчә, аны үзләре дә, Түбән...
Чирмешәннән Абзалов Илнар Ибраһим улының югалуы хакында хәбәр иткән идек. Әнисе Халисә апа, инде аптыраганнан, күрәзәчеләргә дә барган: исән, табылыр, дигәннәр.
Тик, кызганыч, 3 январь көнне Түбән Кама районының Тоба авылыннан Чирмешәнгә дип чыгып киткән 37 яшьлек ир-ат хакында әлегә бернинди хәбәр дә юк. Якыннары әйтүенчә, аны үзләре дә, Түбән Кама районының полиция хезмәткәрләре дә эзли.
-Исәндер дип өметләнәбез, бик борчылып яшибез.Улымны күрүчеләр булса, зинһар хәбәр итсеннәр иде,- ди кайгыга баткан әни кеше.
Элемтәгә чыгу өчен телефоннар: 2-23-77 (Чирмешән); 8-927-461-51-58; 8-927-425-67-02.