Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәч коелса нишләргә?

Чәч коелу, аның үсүе кебек үк табигый процесс. Тәүлегенә 100 бөртек чәч коелу - норма санала. Әгәр дә күпләп коела икән - чараларын күрергә, ә иң тәүдә сәбәбен ачыкларга кирәк.

“Чәчләр чамадан тыш коеламы-юкмы икәнлекне төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Үзлегеңнән диагноз куеп дәвалану – зур хата», – ди югары категорияле табиб-трихолог Мария Богданова.
Ул чәч коелуның сәбәпләрен өч төркемгә бүлеп карый.
1. Беренче төркемгә сәламәтлек ягыннан үзгәрешләрне (калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гипофиз, кызылча авырулары, гемоглобин түбән булу, химия терапиясе алу, йөклелек) кертергә мөмкин.
2. Чәч коелуга физиологик сәбәпләр (стресс, курку хисен җиңә алмау, дөрес тукланмау) да этәргеч була ала.
3. Яшәү рәвешенең дә (организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины, аксым җитмәү, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту) йогынтысы зур.
Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсын, коелмасын өчен, белгеч киңәшләрен истә тотыгыз.
* Аксымга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аксымның үсемлекләрдәге, сөттәге, терлек итләрендәгесе – барысы да ярый. Шулай ук витаминнар, микроэлементлар, Омега-3 май кислоталары да бик кирәк. Болар кызыл балыкта, чикләвекләр, җитен, зәйтүн майларында, сыр, кузаклыларда һ.б. күп. Табиб белән киңәшеп, витаминнар комплексы эчеп алырга да ярый.
* Гадәттә чәч коелу стресс белән бергә бара, шуңа күрә тынычландыргыч чәйләр, җиңелрәк дарулар эчәргә мөмкин.
* Чәч төбен ышкып, кутикулаларны җимереп бетерергә, кайнар яки салкын су белән юарга ярамый.
* Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Чәчкә махсус бәлзәм, сывороткалар тидерү дә файдалы.
* Чәчләр өчен төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.
* Чәч үссен өчен аның очларын кисеп торырга кирәк, диючеләр ялгыша. Чәчнең үсү-үсмәве фәкать аның тамырына гына бәйле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев