Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чаллы «бәби тартмасы»нда калдырылган кыз баланы гаиләгә алганнар

Канун нигезендә яңа әти-әни баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала. (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Чаллы «бәби тартмасы»нда (бэби-бокс) калдырылган кыз бала гаиләле булды. Бу хакта шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сүзләренә сылтама белән «Челнинские известия» җиткерә. Маша исеме бирелгән кызны гаиләгә алганнар. Гернер әйтүенчә, Чаллыдан һәм...

Канун нигезендә яңа әти-әни баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Чаллы «бәби тартмасы»нда (бэби-бокс) калдырылган кыз бала гаиләле булды. Бу хакта шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сүзләренә сылтама белән «Челнинские известия» җиткерә.

Маша исеме бирелгән кызны гаиләгә алганнар. Гернер әйтүенчә, Чаллыдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 40лап пар һәм шулай ук ялгыз хатын-кызлар аны үзләренә алырга теләк белдергән.

«Калдырылган бала зур резонанс тудырды - безгә һәр көнне шалтыратып, бу кызны үз гаиләсенә алырга теләүләрен җиткерделәр, - дип сөйләгән опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе. - Кызлыкка чиратта беренче торганнар алды, аларның Чаллы кешеләре икәнен генә әйтә алам».

Бала йортыннан инде кызны алып киткәннәр. Канун нигезендә яңа әти-әни баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала.

Исегезгә төшерик, гыйнвар азагында Чаллы медицина үзәге бэби-боксында прививкалар ясалганлыгы турында кулдан язылган язма белән яңа туган беренче бала калдырып кителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined