Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чаллыда 12 машинаны бәрдергән иргә “самосуд” ясарга телиләр

14 май Чаллыда гадәттән тыш хәл була. Hyundai Creta кроссоверы белән исерек хәлдә идарә итүче 40 яшьлек ир-ат 12 машинаны бәрдереп, зур авария ясый, дип яза «Челнинские известия».

Беренчел мәгълүмат буенча, һәлакәт урыныннан зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озаталар.

ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үткәнчә, исерек йөртүче югары тизлектә Кол Гали урамына чыгып Renault Megan автомобилен бәрдерә. Нәтиҗәдә Renault юл аша коляска белән чыгып баручы 32 яшьлек хатын-кыз өстенә менә, ә Hyundai Creta йөтүчесе һәлакәт урыныннан качып, бер-бер артлы тагын 11 машинаны бәрдерә.

Хатын-кызга урында ук ашыгыч ярдәм күрсәтелә.

Исерек ирне тиз арада тоткарлыйлар. Шулай ук «БИЗНЕС Online» язуынча, аны “чучело” дип атап, шунда ук самосуд ясарга теләгәннәр. Ләкин ДПС машинасында утыручы ир моңа игътибар итмәгән.

Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә.

https://tatar-today.ru

Авариянең видеосы:

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X