Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел Татарстандагы балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала тәрбияләнә

Чирмешән районында балалар бакчаларында урыннар җитмәүгә кагылышлы проблемалар юк.

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел республикада ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу турыда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33 нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.

Башкаладагы «Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылган. Ул музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр икән.

«2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дигән Илсур Һадиуллин.

Министр урынбасары әйтүенчә, «Хыял» балалар бакчасындагы яхшы шартлар «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты нигезендә  6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

Чирмешән районында узган ел Туймәт һәм Керкәле авылларында балалар  бакчалары биналары ремонтланды. Төзүчеләрне быел район үзәгенең “Ландыш”ында көтәләр.

Район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсүмова әйтүенчә, райондагы балалар бакчаларына бүген 705 бала йөри, урынар җитә.

фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X