Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Буржуйка“ ышанычлы түгел

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре салкыннар вакытында уттан саклануның таләпләрен һәм кагыйдәләрен кабат искә төшерә. Газ плитәләрегез, электр җиһазларыгыз кабызган килеш калмаганмы? Өйдән чыкканда моны кат-кат тикшерүең хәерле. Аларны карап, күзәтеп торуны да балаларга гына ышандырмагыз, диләр белгечләр. -Электр үткәргечләрне кыздырмагыз, алар төзек булырга тиеш. Кыска ялганыш очрагында җиһазларны кичекмәстән электр челтәреннән...

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре салкыннар вакытында уттан саклануның таләпләрен һәм кагыйдәләрен кабат искә төшерә.


Газ плитәләрегез, электр җиһазларыгыз кабызган килеш калмаганмы? Өйдән чыкканда моны кат-кат тикшерүең хәерле. Аларны карап, күзәтеп торуны да балаларга гына ышандырмагыз, диләр белгечләр.

-Электр үткәргечләрне кыздырмагыз, алар төзек булырга тиеш. Кыска ялганыш очрагында җиһазларны кичекмәстән электр челтәреннән ычкындырырга кирәк, - ди район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Кулдан ясалган яки ачык утлы җылыткычларны, "буржуйка" ише мичләрне өйдә файдаланмаска киңәш итәбез.

Җылыткыч электр җиһазларын эшләткәндә, аларны кирпеч, керамика ише янмый торган материаллар өстенә куюың яхшы. Урын-җир өстендә, бигрәк тә исерек килеш тәмәке тарту аркасында да ут чыгарга мөмкин.

Янгын очрагында 01, 2-57-07, ә кесә телефоныннан 112 номерларын җыеп хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 хезмәте