Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1000 гә якын гаилә “Безнең Чирмешән” газетасына ташламалы бәядән язылган да

Киләсе елның беренче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу дәвам итә. Бу өлкәдә Кармыш, Иске Котыш, Түбән Чегодай, Ивашкино, Ульяновка элемтә бүлекчәләре аеруча актив эшлиләр.

-Пенсия таратканда газета-журналларга да яздырабыз, ташламалар булу да яхшы, - ди Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Әхмәтҗанова. – Бүген, Югары Чегодайныкылар белән бергә, район газетасын 90 лап йортка таратабыз. Киләсе елда да шул чама булырга тиеш.

Ивашкино бүлекчәсендә дә матбугатка язылу гел яхшы оештырыла. Бүген монда район газетасына язылу планы 80 процентка үтәлгән дә.

Кармыш бүлекчәсе Кармыш, Әккәрәй һәм Яшәүче авылларына хезмәт күрсәтә. Бүген өч авылда 200 данә чамасы район газетасы тараталар. Яңа елның беренче яртыеллыгына 130 заказ карточкасы тутырылган.

-Әккәрәйдә  хат ташучы булып яңа кеше – Ирина Моисеева эшли башлады, - ди Кармыш элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Минһаҗева. – Бик тырыш, җаваплы хезмәткәр. Монда, бу авылда район газетасына 80 заказ кабул иткәннәр дә инде.

Чирмешән районында 1000 гә якын гаилә, киләсе елда алдыру өчен, “Безнең Чирмешән”, “Наш Черемшан” газеталарына ташламалы бәядән язылып куйганнар да.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев