Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Белмәдек” дип акланмыйк

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында чирмешәндә яшәүче 11 кешенең административ эше каралган. Торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен аларга тулаем 35 мең сум күләмендә штраф салганнар. Комиссия сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова әйтүенчә, кайберәүләр "без белмәдек", "кисәтү ясамыйча да, штраф салалар" дип ачуланалар. Әмма торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләре...

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында чирмешәндә яшәүче 11 кешенең административ эше каралган.


Торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен аларга тулаем 35 мең сум күләмендә штраф салганнар. Комиссия сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова әйтүенчә, кайберәүләр "без белмәдек", "кисәтү ясамыйча да, штраф салалар" дип ачуланалар. Әмма торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләре билгеле, алар хакында район газетасының 47нче санында да (20 июль) язылган иде. Һәм, билгеле, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Аннан соң чисталык кирәклеге болай да билгеле. Район үзәге буенча соңгы тапкыр чисталык рейды үткәргәндә, аеруча Яшьләр урамында яшәүчеләргә карата дәгъвалар күп булган. Монда йорт тирәләрендә иске техника да күп икән.

Сүз уңаеннан, 2012нче ел дәвамында гаеплеләргә карата барлыгы 103 мең сумга 69 административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән чисталык – үзебез өчен