Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белешмәне – электрон формада

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүне, бу эшне документлаштыруны тизләтергә кирәк. Киләчәктә әле шул участокларда төзеләчәк өйләрне газлаштырасы, электр, су линияләре сузасы, юллар төзисе булачак. Үткән якшәмбе көнне ТР Министрлар кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән видеоконференция барышында бу хакта конкрет сөйләштеләр. Безнең районда күп балалы 82 гаилә (республикада...

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүне, бу эшне документлаштыруны тизләтергә кирәк. Киләчәктә әле шул участокларда төзеләчәк өйләрне газлаштырасы, электр, су линияләре сузасы, юллар төзисе булачак.

Үткән якшәмбе көнне ТР Министрлар кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән видеоконференция барышында бу хакта конкрет сөйләштеләр.
Безнең районда күп балалы 82 гаилә (республикада - 17 меңнән күбрәк) җир участогы алу өчен исемлеккә кертүне сорап гариза биргән, шуларның 59сына җир участогы ызанланган. Хәзер участокларны кадастр исәбенә куясы бар. Дөрес, участок алырга хокуклы кайбер гаиләләр бу мөмкинлектән файдаланырга теләми, әмма, барыбер, алдагы елларда да бу юнәлештә эшнең дәвам итәсен истән чыгармыйча, җир участокларын ызанлап кую мөһим.

Бүгенге җыелышта мәктәпләрне капиталь ремонтлау торышына да тукталдылар. Мәгълүм булганча, 2012 ел программасында каралган барлык 162 мәктәптә төзүчеләр эшкә керешкән. Әмма кайбер объектларда төзелешнең сыйфаты, технологик, куркынычсызлык мәсьәләләре буенча дәгъвалар бар. "Мәктәпләр балалар өчен эшләнә, шуңа күрә подрядчыларга та- ләпләр кырыс булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Эшнең сыйфатын мәктәп директорлары үзләре дә контрольдә тотарга бурычлы".

Районыбызның Әккәрәй мәктәбендә дә капиталь ремонт темпы көчәя бара. Планлаган эш күләмен тизрәк төгәлләү сорала.

Күп квартиралы торак йортларны капиталь ремонтлау да республика җитәкчелегенең контроленнән төшми. Быел бездә бу өлкәдә эш күләме зур түгел, тик ремонт инде төгәлләнү ягында булса да, башкарылганны документлаштыру, актлар тапшыру буенча начар шөгыльләнәбез икән. Моны Президент та әйтеп узды. Димәк, җаваплы оешмалар, аларның җитәкчеләре кызурак эшләргә тиеш. Әнә, вакытында тырышкач, планда каралган күп квартиралы йортларның кадастр паспортларын ясап тапшыру, су челтәрләрен яңарту, бу эшкә проект әзерләү ягыннан башка шәһәр һәм районнардан күпкә алдарак барабыз.

1 июльдән электрон формада хезмәт күрсәтү, ягъни мәгълүматларны ведомствоара электрон формада алмашу системасына күчү, мәгълүмат бирү гамәлгә керә башлый. Бу формада эшләргә өйрәнәсе, аңа күнегәсе бар. Якын арада бу тема буенча укулар оештыру, һәр оешмада җаваплы затларны билгеләп кую кирәк булачак. Бүгенге киңәшмәдә болар хакында да фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон форма