Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бай булыр өчен чыршы астына ниләр яшерергә?

Шушы киңәшләр акча агымын активлаштыра, ди...

Яңа ел төнендә сәгать телләре 12не сукканда һәркайсыбыз изге теләкләр әйтә. Алар арасында матди якны ныгытуга багышланганнары да бар. Белгечләр чыршы астына кайбер әйберләрне кую да акча агымын активлаштыра, дип саный. Купшыкай астына нәрсә куярга соң?

Кызыл, яки алтын төстәге капчык тегегез яисә бәйләгез. Капчыкка 12 тәңкә акча салырга һәм аны бәйләргә кирәк. Капчыкны чыршының аскы ботакларына, әмма арткы ягы белән элегез. Шулай итеп, сез аны чит күзләрдән сакларсыз. Мондый талисман ел дәвамында акча агымнарын активлаштыра икән.

Чыршы астына копилка яшерегез. Мондый акча "капчыгы" яңа елда финанс җәлеп итүче булачак. Копилкага ай саен акча салып торырга онытмагыз.

Чыршыга күбрәк түгәрәк шарлар элү финанс тотрыклылыгын җәлеп итә. Чыршыда декорның якынча 60 проценты түгәрәк пыяла шарлар рәвешендә булсын. Яңа ел агачына пластмасса шарлар элмәгез, алар ярлылыкны җәлеп итә, имеш...

Кызыл җепкә шоколад тәңкәләре тезегез дә аны элгәндә хезмәт хакын күтәрү, яки табышлар турында уйлагыз. Яңа ел төненнән соң, теләгегез турында уйлап, шоколад тәңкәләрен ашагыз. Бу кәнфитләрне башкаларга бирергә ярамый!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев