1980 нче елларда яшәүдән туктаган поселок халкы кабат авылга җыелды
Иншар инешле ярмы?
Чирмешән районында совет чорында яңа колхозга берләшеп, төп авылдан аерылып утырган берничә авыл бар. Ни кызганыч, гөрләп яшәгән шул авыллар сиксәненче елларда перспективасыз дип юкка чыгарылды. Шундый максат куелмаса да, мондый авыллар бүгенге көнгә кадәр яши дә алмас иде. Сәбәбе һәркемгә мәгълүм. Бу авыллар турында архивларда да бер кәлимә сүз, документ яки чыганак калмаган. Соңгы елларда, тарихтан төшеп калмасын дип, Иншар, Саклык авыллары турында истәлек китаплары да язылды. Тарихта бу авылларның булуына икенче бер зур тарихи дәлил — шуларның караучысыз калган зиратлары.

Түбән Кәминкә җирлегендә югалган (1924-1980) кечкенә Иншар (беренче исеме Батрак) авылы атамасын үз заманы сәясәтенә туры китереп «интернациональный шар» дип әйтәләр иде. Бу серле атаманы башка телләрдә дә очратырга мөмкин. Төрки телләрдә ул «козгын яки карчыга» дигән мәгънәгә ия, борынгыда шул исем куәт һәм көч символы саналган. Иншар әрәмәлегендә карчыга, лачын, бөркет, каргаларның күп булуы билгеле. Атамасы туры килеп тора. Ә гарәпләрдә бу сүз «якты иртә», һиндларда «шатлык яки яктылык» дигәнне аңлата икән. Ул гына да тугел, Муса Җәлилнең «Иншәр сеңелгә» дигән шигырен һәркем исенә төшерәдер, димәк, бу атама кеше исеме дә. Иншар китабында бу хакта әйтелмәгән. Аның сере дә бик гади генә икән, бабаларыбыз яңа нигезләнгән авылга Инешле Яр дип исем биргәннәр дигән хәбәрләр әле шушы елларда гына ерактан килеп иреште. Әмма атаманы, җайлы булсын дипме, бер сүз белән генә Иншар дип документларга теркәгәннәр һәм ул совет чоры карталарында да шул исемдә күрсәтелә.
Зиратка юл кирәк

Ни өчен Иншар зираты караучысыз калган дигәндә, бер зур проблема турында әйтәсе килә. Монда күптәннән юл юк. Алай да быел бик зур авырлык белән, чәчелмәгән һәм ике метрлап билгесез үләннәр үскән кырны йөк машинасы белән ярып, унике еллап тәртип күрмәгән Иншар зиратында зур өмә үткәрдек. Анда керерлек түгел иде, зиратны өрәңге агачы басып киткән. Шунысын да әйтеп узыйк. Биредә зур хөрмәткә лаеклы авылдашларыбыз ята. Мәсәлән, Галимҗан Сөләйманов Ватан сугышы башында районыбызның авыл хуҗалыклары эшендә актив катнаша, ике мәртәбә «Батырлык» медале белән бүләкләнгән, 1945 елда өенә кайтырга санаулы чакрымнар калганда бандитлар үтергән, җәмәгате Хәнифә тыл ветераны да шунда. Салих Камалов «За оборону Советского Заполярья» медале алган, берничә мәртәбә яраланган. Сугыш ветераны Шаһимәрдан Нуруллин, тыл ветераннары Шәймәрдан һәм Ширияздан Мортазиннар, Шәкүр Ганиев, Шәмгун Гарифуллин, Хәдичә Мортазина, Зәкия Габделганиева һәм башкалар.
Өмәдә катнашучыларга үземнең һәм шулай ук төрле төбәкләрдә яшәгән иншарлылыр исеменнән отставкадагы подполковник Рамил Гыйрфановка, танылган ветеринарлар Рафик Мортазин һәм Әфрүзә Гыйрфановка, хезмәт ветераннары Әлфәрит Шәйдуллинга, Ильяс Мортазинга, ортопед Салават Таиповка, Равил Садретдиновка, Әлфия Сәетовага һәм башкаларга чиксез рәхмәт.
Дамир Таҗиев, төбәкче журналист.
Яшәүче авылы - Әлмәт шәһәре.
Нет комментариев