Район хуҗалыкларында барлыгы 41155 гектарда җирләрне туңга сөрәсе, бүген шуның 26953 гектарыннан җир эшкәртү техникалары узган (тиешленең 65 проценты).
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, механизаторларга туңга сөрү эшләрен тагын 14202 гектарда башкарасы бар. ”ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте бу эшне төгәлләде. Ильхан”да бу уңайдан башкарылган эш күләме 94 процент, “Сөлчә”дә – 67, “Әккәрәй”дә – 62, “БИО-АГРО”да - 58 , “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә – 47, “Кара Чишмә”дә 13 процент тәшкил итә.
Көнбагыш басуларның исә 3507 гектарыннан комбайннар узган, бу - тиешленең 28 проценты. Гектар көче – 17 центнер.
Нет комментариев