Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бакчада эшләү яман шешне кисәтә!

Галимнәр кызыклы ачыш ясаган.

Бакчада эшләү – файдалы! Моны белгечләр исбат иткән. Барселонаның сәламәтлек саклау институты тикшеренүчеләре яшеллек арасында озак булуның яман шеш барлыкка килү хәвефен киметүен ачыклаган.
Белгечләр 3600 хатын-кызның сәламәтлеген һәм тормыш рәвешен тикшергән. Аларның 1700ендә сөт бизе рагы диагнозы булган. Нәтиҗәләр яшеллекнең, шәһәрләрдәге агачларның, паркларның, авылларда һәм авылларга якын яшәүнең кеше сәламәтлеге өчен бик мөһим булуын ачыклаган. Алар һәркемгә бакчаларда һәм паркларда ешрак булырга киңәш иткән. Ә менә пестицидлар ярдәмендә үстерелгән авыл хуҗалыгы культураларына якын булуның, киресенчә, сәламәтлек өчен хәвефле булуы исбат ителгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X