Белеп торыгыз

Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире кагылмый. Атна...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә.

Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш.
Ә аңа кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире кагылмый.
Атна азагына 15-20 градуска җылытса да, әбиләр чуагы - тоташ көзге җылы көннәр әле күренми икән әле.

һава шартлары әбиләр чуагы атна

Нет комментариев