Һава шартлары тег белән яңалыклар
-
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 мартта республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә. «24 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең...
-
Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире кагылмый. Атна...
-
Яңа ел төнендә Татарстанда 26 градус салкын булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда шактый салкын булырга охшап тора. Республика районнарында 31 декабрьдә һава температурасы 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 1 гыйнварда инде 28 градус салкын булуы ихтимал. Казанда да салкын булачак - 1 гыйнварга каршы төндә...