Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Алга барырга кирәк

Район бер урында таптанырга тиеш түгел, алга барырга кирәк. Барысы да бер көчле командага тупланса, чирмешәнлеләр моны эшли ала. Узган атнада безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе планлы комплекслы тикшерү үткәреп, аның беренчел нәтиҗәләрен дә чыгарды. Район, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль...

Район бер урында таптанырга тиеш түгел, алга барырга кирәк. Барысы да бер көчле командага тупланса, чирмешәнлеләр моны эшли ала.


Узган атнада безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе планлы комплекслы тикшерү үткәреп, аның беренчел нәтиҗәләрен дә чыгарды.

Район, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында булган җыелышта әйтелгәнчә, районда, позитив үзгәрешләр белән беррәттән, игътибар җитеп бетмәүче урыннар бар әле. Бу хакта комиссия конкрет фактлар буенча нәтиҗә ясый.

Муниципаль-хокукый актларны нәкъ закондагыча, конкрет, ахырдан прокуратура тарафыннан протест булмаслык, коррупциячел гамәлләргә урын калдырмаслык итеп эшләү сорала. Кайбер муниципаль хезмәткәрләр керемнәре турында хисап тотканда-декларация тапшырганда керемнәрен, милекләрен тулысынча күрсәтмиләр. Муниципаль милек, средстволар белән сакчыл эш итәргә кирәк. Дәүләт хисабына, хәйриячеләр ярдәме белән дә төзелүче, ремонтланучы объектларда акчаны артык күп тоту, сыйфатка зыян килү фактлары бар.

Тикшерүчеләр авыл хуҗалыгындагы хәлләрне, хакыйкать ачы булса да әйтү кирәк, яхшы бәяләмәде. Терлекчелектә реаль күрсәткечләр дөреслеккә туры килми, өстәп язу гадәтеннән тизрәк котылырга кирәк. Мондый "чир" башка кайбер районнарга да хас икән.

- Комиссия ачкан кимчелекләрне төзәтергә тиешбез. Безгә, барыбызга да, үз эш урыныбызда таләпчәнлекне көчәйтү, районыбызның киләчәк тормышы өчен мөмкин булганны башкару мөһим, - диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин, тикшерүчеләр катнашындагы әлеге җыелышта. -Кырын эш барыбер беленә.

Редакциядән. Экспертлар бәян иткән фактларның бер өлеше өстәмә тикшерү сорый, шуңа күрә гаеплеләр турында конкрет исем-фамилияләр белән язарга ашыкмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз