Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Аңлашып һәм килешеп эшләү яхшы

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле бүлеге унсигезенче отчет-сайлау конференциясен үткәрде. Яшерен тавыш бирү юлы белән, муниципаль район башлыгы Наил Зарипов әлеге бүлекнең райондагы секретаре итеп сайланды. - Үзара аңлашып, килешеп эшләргә һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Уртак тырышлык белән генә уңышларга ирешергә була, - диде Наил Шамил улы. Ул...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле бүлеге унсигезенче отчет-сайлау конференциясен үткәрде. Яшерен тавыш бирү юлы белән, муниципаль район башлыгы Наил Зарипов әлеге бүлекнең райондагы секретаре итеп сайланды.

- Үзара аңлашып, килешеп эшләргә һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Уртак тырышлык белән генә уңышларга ирешергә була, - диде Наил Шамил улы.
Ул үзенең чыгышында сайлаучылар белән даими очрашып, аларның яшәешләре, проблемалары белән активрак танышырга кирәклеген искәртте.
"Бердәм Россия"нең райондагы җирле бүлегендә 1290 әгъза бар, алар 24 башлангыч бүлекчәгә тупланган. Район үзәгендә генә дә 6 башлангыч оешма бар.
Агымдагы елда партия сафларына тагын 41 кеше кабул ителгән. Шуларның җидесенә чираттагы конференциядә партия билетларын тантаналы шартларда җирле бүлек секретаре Наил Зарипов тапшырды. Быел аеруча Яңа Элмәле (13), 1нче санлы Чирмешән (8), Түбән Кәминкә (6), Кармыш (3) башлангыч бүлекчәләрендә партия сафларына керергә теләүчеләр күп булган.
"Бердәм Россия"нең яшь гвардия" бүлекчәсе дә актив эшчәнлек алып бара. Бүлекчәнең җитәкчесе Ирек Нуртдинов өлкән класс укучылары белән дә очрашып, аңлату эшләре үткәрә. Партия сафлары яшьләр хисабына да тулылана.
Партиянең башлангчы бүлекчәләрендә отчет җыелышлары башланып киткән. 15 декабрьгә кадәр алар барлык бүлекчәләрдә дә үтәчәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Партия тормышы

2
X