Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Акча урлаучыга да, өйдәшен яралаучыга да җавап тотарга туры киләчәк

Авылдашының 5000 сум акчасын урлаган өчен Югары Кармалка кешесе К.га закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. 01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр. 02 30 марттан 6 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 13 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә...

Авылдашының 5000 сум акчасын урлаган өчен Югары Кармалка кешесе К.га закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр.
02 30 марттан 6 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 13 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндә элеккеге балалар бакчасы бинасын сүткәндә 1975 елгы Ш. умыртка сөяген зарарлаган. Аны Әлмәт больницасына озатканнар.
Лашманда яшәүче Е. үзе белән торучы ирнең күкрәк читлегенә пычак белән кадаган.
Бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 94 кешене тоткарлаганнар. Участок инспекторлары төрле хокук бозуларга карата 16, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучыларга 21 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 40 чакырту һәм 15 мөрәҗәгать итү булган. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, иң күп чакырту гадәттәгечә, йөрәкләре сау булмаган кешеләр янына. Чирмешәндә дүрт кешегә ОРВИ диагнозы куелган, көнкүрештә җәрәхәт алуның ике очрагы теркәлгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 20 заявка үтәгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 01 хезмәте 02