Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Акчаң - күбрәк, стажың - зуррак булсын

2015 елның 1 январеннән пенсия хокукларын формалаштыруның һәм пенсия күләмен исәпләп чыгаруның яңа тәртибен кертү планлаштырыла. Бу яңалыклар нигә кирәк булды соң? -Хәзер хезмәт пенсиясе күләме хезмәт стаҗына бәйле түгел, ул беренче чиратта, мәҗбүри иминият системасына эшче исеменә эш бирүче түләгән иминият кертемнәренә карап билгеләнә, - ди РФ Пенсия фондының...

2015 елның 1 январеннән пенсия хокукларын формалаштыруның һәм пенсия күләмен исәпләп чыгаруның яңа тәртибен кертү планлаштырыла.

Бу яңалыклар нигә кирәк булды соң?
-Хәзер хезмәт пенсиясе күләме хезмәт стаҗына бәйле түгел, ул беренче чиратта, мәҗбүри иминият системасына эшче исеменә эш бирүче түләгән иминият кертемнәренә карап билгеләнә, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Мондый "тигезләштерү" нәтиҗәсендә хезмәт стажы аз булган кешенең пенсиясе дистәләгән ел иминият стажы булучыларныкы белән бөтенләй диярлек тигезләшә.
Яңа кагыйдәләр буенча пенсиянең күләменә түбәндәгеләр йогынты ясаячак: эш хакы күләме; иминият стажының күпме булуы (хезмәт эшчәнлегенең һәр елына билгеле бер санда пенсия коэффициентлары өстәләчәк); хезмәт пенсиясе билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән кешенең яше. Яшь дигәннән, пенсиягә соңрак чыккан кеше отачак. Мәсәлән, пенсия яшенә җиткән гражданның пенсия билгеләтү өчен 5 елдан соң гына мөрәҗәгать итсә, пенсиянең төп өлеше 36, иминият өлеше 45 процентка арта.
Пенсия фонды идарәсендә әйтүләренчә, яңа федераль закон буенча армиядә хезмәт итү, инвалид баланы һәм 80 яшьтән узган кешене кару еллары да стажга кертеләчәк.
Ә пенсия яшен арттыру турындагы мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калды. Ул элеккечә булачак: хатын-кызларга - 55, ир-атларга - 60 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Пенсия тәэминаты

2
X