29 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

29 апрельгә һава торышы

Бүген, 29 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һәм шактый салкын һава торышы саклана.

Республикада көн болытлы булачак. Яңгыр һәм җепшек кар явуын дәвам итә (кайбер урыннарда төнлә явым-төшем туктый, ләкин аннары тагын башлана).

Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә. Урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга (Казанда - 17 метрга) кадәр көчәя. Бофорт шкаласы буенча, тизлеге секундына 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил – көчле, 17,2-20,7 метрга җитсә бик көчле җил дип атала.

Төнге салкыннардан соң (-1..+3 градус) көндез төбәктә термометрның терекөмеш баганасы +6..+11 градуска (Казанда – +7..+9 градуска) кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев