24 ноябрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

24 ноябрьгә һава торышы

Дүшәмбе, 24 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү ихтимал. Секундына 5-10 метр тизлектәге җил башта төньяк-көнбатыштан, ә аннары көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр булачак.

Һава температурасы төнлә 0..-5 градус була, көндез 0..+5 градуска кадәр күтәрелә.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым өлешләрендә бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

 


Нет комментариев