23 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
23 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.
23 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Иртән һәм көндез яңгыр, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +1..+6˚. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Үсеш алучы ай, ай сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту, бүлмә гөлләрен сугару, ашлау өчен уңышсыз чор. Күпьеллык чәчәкләрне һәм бакча җиләген кышка каплап куярга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев