20 гыйнварга һава торышы
Белеп торыгыз

20 гыйнварга һава торышы

Татарстанда бүген болытлы һава көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы -7...-12 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары -4...-9 градус салкын күрсәтәчәк.

Республика юлларында бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев