Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

17 яшьлек кыз үзен көчләүләрен 9 көн узгач кына әйткән

Чаллы хокук сакчылары 19 яшьлек "герой"ны эзли. Берничә көн элек Чаллыда 17 яшьлек кызны көчлиләр. Балигъ булмаган кызны көчләүдә барлык шик 19 яшьлек егеткә төшкән. "Челнинсие известия" ачыклаганча, әлеге вакыйга 48 комплекстагы йортларның берсендә, иртәнге 5тә килеп чыккан. Җенси яктан җәберләнүче кызга да нибары 17 яшь. Билгеле булганча, егет Яңа...

Чаллы хокук сакчылары 19 яшьлек "герой"ны эзли.

Берничә көн элек Чаллыда 17 яшьлек кызны көчлиләр. Балигъ булмаган кызны көчләүдә барлык шик 19 яшьлек егеткә төшкән.

"Челнинсие известия" ачыклаганча, әлеге вакыйга 48 комплекстагы йортларның берсендә, иртәнге 5тә килеп чыккан. Җенси яктан җәберләнүче кызга да нибары 17 яшь. Билгеле булганча, егет Яңа шәһәрнең 17нче комплексында яши, беркайда да эшләми. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, биографиясенә инде кара таплар да салырга өлгергән. Егет моңарчы урлау очрагы буенча җавапка тартылган була.

Иң гаҗәбе, кыз, үзен көчләүләре турында, полициягә 9 көн үткәч кенә гариза яза. Үсмер кыз үзе белән ни булуына төшенмәгәнме, әллә егеткә үч итәргә теләгәнме - монысы билгесез.

saby-rt.ru, фото pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 17 яшьлек кыз үзен көчләүләрен 9 көн узгач кына әйткән