Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

1 сентябрь турында

Бу көн тарихта ниләр белән истә калды?

Белем көне

1984 елда СССР Югары Совет Президиумы указы белән гамәлгә куела. Россиядә 1930 нчы еллар уртасына кадәр уку елы башлануның төгәл датасы булмый. Октябрьреволюциясенә кадәр гимназия һәм университетларда уку – 29 августта, ә башка уку йортларында сентябрьурталарында, хәтта октябрь аенда башланган. Уку елының бердәм башлану көнен 1935 елның сентябрь аенда гына тәгаенләгәннәр. Бүген Россиядә 95 мең белем бирү учреждениесе исәптә, шуларның 42 меңе – мәктәпләр.

Балаларны сакларга!

9 ел элек (2012) Россиядә “Балаларны сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматлардан саклау турында”гы закон үз көченә керде. Үз-үзеңә кул салу, алкоголизм, наркомания, фаһишәлек һәм башка негатив күренешләрне таратучы мәгълүматлар күрсәтү тыела. 2012 елның 1 сентябреннән мондый мәгълүматлар телевидение һәм радиодан бары тик  кичке 11 дән иртәнге 4 кә кадәр генә күрсәтелергә мөмкин. Моннан тыш, мәгълүмат продукиясенә 0+, 6+,12+,16+ һәм 18+ рейтинглары белән классификация кертелде.

Бесланда – шартлау

17 ел элек (2004) Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәпкә тантаналы линейка вакытында Рәсүл Хачбаров җитәкчелегендәге боевиклар бәреп керә. Миналар куелган бинада 1100 кешене тоткын итеп өч көн буена тоталар. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2 сентябрь көнне 25 хатын-кызны һәм баланы җибәрәләр. 3 сентябрь көнне штурм нәтиҗәсендә тоткынга алынучылар азат ителә.Төрле мәгълүматлардан күренгәнчә, 332 дән 335 кә кадәр кеше һәлак була. Шуларның 186сы – балалар.

Бесланда 1 сентябрьдән 3 сенә кадәр терактта һәлак булучыларны искә алалар.

СССР гимны

44 ел элек (1977) СССР дәүләт гимнының яңа редакциясе гамәлгә керә.  Гимннан Иосиф Сталин турындагы сүзләрне алалар, партия һәм коммунизм турындагыларын өстиләр.

Тыныч йокы, нәниләр!

57 ел элек (1964) эфирга беренче тапкыр “Тыныч йокы, нәниләр!” тапшыруы чыга. Шундук “Спят усталые игрушки” дигән бик үзенчәлекле җыр да пәйда була. Аның композиторы – Александр Островский, шигырен Зоя Петрова язган. Башта җырны Олег Анофриев соңрак Валентина Толкунова башкара. Инде ярты гасырга якын балалар бу тапшыруны көтеп ала.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев